Горур,- диеп, тол хатыннан сез көлмәгез,
Идел кичә ирсез,- диеп, көнләмәгез…
Шундый матур көзләрдә,
Ялгыз таңнарым синсез.
Минем алтын пар балдагым.
Гөмерлеккә ялгыз иттең,
Дөньям тынды көтмәгәндә…
Кичләремдә синең хисләрең,
Төшләремдә синең кyзләрең.
Син гомер көзем, газиз ярым,
Йөрәгемне урталай ярдың.
Син-Мин бәхет, наз теләп,
Вәгъдәләшкән пар бергә.
Никахлашкан пар, канатлы,
Дип, аяз булды күк безгә.
Тормыш узып, ялгыз атлый…
Кичләремдә синең хисләрең,
Төшләремдә синең кyзләрең.
Син гомер көзем, газиз ярым,
Йөрәгемне урталай ярдың.
Йолдыздай кинәт яндың
Син, көзге таңда балкып.
Кем аңлар соң, ничек түзим?
Өзгәләнәм синзез калып,
Җырларым да шуңа бик моңлы…
Кичләремдә синең хисләрең,
Төшләремдә синең кyзләрең.
Син гомер көзем, газиз ярым,
Йөрәгемне урталай ярдың.
Җиргә нурлар сибәдер,
Бәгърем, сөю хисләрең.
Йөрәгемә сеңеп калды,
Сүрелмәслек уттай, назың,
Аллам да, сине сайлап алды…
18.10.2021ел.