Кеше җаны кием-салым түгел,
Юк, булмый аны сатып алып…
Ару-талу белми, сизми бүген,
Тагын юлымнан алга атлыйм.
Күз яшьләре саубуллаша кайчак,
Өмет өзеп хыялым белән…
Бәхет һәм газап сайламый акча,
Тойгыларым аша мин беләм.
Кеше җаны кием-салым түгел,
Юк, булмый аны алмаштырып…
Хикмәт табу эшсез мөмкин түгел,
Җиңел тормышны алдаштырып.
Яшерен тавышымны йолдызлар
Ишетер, дөньямны яратып…
Хөкем итерсез соңрак, сез, дуслар,
Зур-зур кешеләргә Җан атып!
16.09.2021ел.
#шигьрият#поэзия#Фойгт_Энзе_Нурислам#тойгыларым#Татарстан#Русия