***
Җир кадерен белгән,
Яши ләззәт белән.
Куанып мизгелгә,
Йөрәге күзәтә:
Сабый йокыга талганын,
Вә картлар дога кылганын.
Яңгырлар яуганын,
Кар эреп акканын…
Ул гүзәллек тоя
Гадәти тормышта:
Канатлана хыяллары,
Тоеп, хак яши алганын.
Бәхет сатылмавын,
Акчада булмавын.
Хәсрәт, ялгышлардан
Тәхет коткармавын.
Яши күккә багып:
Песнәк тота кулларында,
Бәхет кошы уйларында.
Яшәеш асылы –
Яшәү – хакын тоеп.
Белем- ул куркыныч түгел,
Коточкыч белемсез үлү…
Фойгт Энзе НурИслам.
05.04.2022.
Омар Хайямны укып туган юллар…
#поэзия#шигърият#Фойгт_Энзе_Нурислам#Омар_Хайям#уйланулар#переводмыслей#Татарстан#Казань#Русия
Энзе, это ваше, или О.Хайям так замечательно на татарском писал?
Жаль, что вы не говорите на русском…