Идел суы, зәңгәр диңгез-
Изге тарих дулкыннары.
Болгар илем әйләнмәсе,
Даулы каным кануннары!
Таулы урман тирәләре,
Ак каеннар, нык имәннәр.
Идел аша йөзгәннәрдер,
Борынгы яулар үткәннәр…
Бүгендәген көрәштә ул-
Җанга дәва саф hавасы.
Хәлен җуйган халкына ул-
Көчле яңарыш авазы!
03.11.2021.
#нәфисшигьрият#художественнаяпоэзия#Фойгт_Энзе_Нурислам#иделдиңгез#Татарстан#Русия